
Матурлык
Серия: Татарское книжное издательство
Скачать
Начало книги
Күренекле татар әдибе, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әмирхан Еникинең әдәби-публицистик иҗаты милләткә хезмәт итүнең гүзәл үрнәге булып тора. Бу иҗатның мавыктыргыч булуы әдипнең бер үк вакытта югары эстетик зәвыкка һәм халыкчан фикергә ия булуына бәйле. Ул әдәбият тарихында гомере буе матурлыкны тоеп, күреп, аңлап яшәгән һәм геройларның рухи халәтен тирән сурәтләгән психолог буларак калды.
Ул 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль белән 2 мартта) хәзерге Башкортстан Республикасы Благовар районы Яңа Каргалы авылында Нигъмәтҗан һәм Бибихәдичә гаиләсендә туа. Бераздан Еникиевләр яшәү урынын алыштыралар, күршедәге Дәүләкән авылына күченәләр. Әдипнең балачак, үсмерчак хатирәләре, нигездә, Дим буендагы шушы Дәүләкән белән бәйле.
Дим буеның табигате, анда яшәгән халык тормышы әдипнең эстетик зәвыгы формалашу өчен нигез булып тора. Башкортстанның башка төбәкләре кебек үк, Дәүләкән үзенә сәнгать кешеләрен тартып тора. Әмирханны кече яшьтән үк артистлар, җырчылар, музыкантлар, гомумән, рухи дөнья, күңел дөньясы белән бәйле затлар кызыксындыра. Ул матурлык нигезләрен дә шулардан эзләп таба. Бу яктан беренче нәүбәттә аның үз гаиләсе үрнәк булып тора. Әтисе туып үскән гаиләдә өч ир-ат тәрбияләнгән: Нигъмәтҗан – «хөрлек яратучы» сәүдәгәр, Нигъмәтулла дәдәсе – физик эш кешесе, башкалардан да шуны таләп итә. Мөхәммәдьяр исә күбрәк фәлсәфә сатарга ярата. Әмирхан ага характерындагы хөррияткә омтылыш, фәлсәфи фикер сөреше, тырышлык, эштән курыкмау – барысы да нәселдән килгән билгеләр икән югыйсә. Арада әтисенең якын хатын-кыз туганнары Рокыя белән Срур аерылып тора.
- Жанр
- Современная русская и зарубежная проза
- ISBN
- 978-5-298-03832-4
- Язык
- tt
- Размер FB2
- 3,7 МБ
- Добавлена



























